1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылыкны, хәрәкәтле уеннарда катнашуга карата кызыксынуны тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тигезлекне саклап, предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен камилләштерү. Сикерү күнекмәсен ныгыту.
Җиһазлау: шакмаклар, гимнастика баскычы, гимнастика эскәмияләре, борыслар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Бер рәткә араларында 2 шәр бала адымы калдырып куелган 5–6 шакмак арасыннан йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар өч колоннага тезелеп басалар.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны гәүдә янында тоту. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, аяк очларына күтәрелеп басу, баш өстендә кул чабып кую. Аяк табанына төшәргә. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны алга сузып, куллар белән арттан терәлеп утыру. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, төшерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш аякларны артка сузу, терсәктән бөгелгән кулларны үз каршыңда тоту. Кулларны алга сузу, аякларны идәннән бераз күтәрү, балык сыман бөгелү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бергә кую, кулларны гәүдә янында ирекле тоту. 1–8 дип санауга, аякларны аерып, кушып куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү. Эскәмиянең уртасында туктау, кире якка әйләнеп борылу, юлны дәвам итү, сикермичә төшү, үз колоннага барып басу (2–3 тапкыр);
2.2. Бер-берсеннән 40–ар см калдырып куелган 10 см биеклектәге борыслар аша сикерү (3 тапкыр).
3. «Песи балалары һәм көчекләр» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр. Бер төркем балалар – «көчекләр», ә икенче-ләре – «песи балалары». Песи балалары гимнастика баскычы янына басалар, ә көчекләр бүлмәнең икенче башындагы «эт оясы»на (скамейкалар артына) урнашалар. Тәрбияче сигналы буенча, песи балалары әкрен генә, ашыкмыйча бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. «Көчекләр!» дигән сигналны ишетүгә, икенче төркем балалары – көчекләр скамейкалар аша үрмәләп чыгалар. Алар песи балалары артыннан: «Һау-һау!» – дип өрә-өрә, мүкәләп йөгерәләр. Песи балалары: «Ми-яу, ми-яу» – дия-дия, гимнастика баскычына таба йөгерәләр һәм тиз генә баскычка үрмәләп менәләр (тәрбияче бу вакытта баскыч янында басып тора). Көчекләр үз өйләренә кайтып китәләр. 2–3 тапкыр уйнаганнан соң, балалар рольләрен алмашалар, һәм уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.