I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче сигналына бер колоннага үз урыныңны табып тезелү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче йокы, аның сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тәгәрәт һәм тот». Балалар парлашып басалар һәм 2–2,5 м ераклыкка бер-берсенә кыршау тәгәрәтәләр.

2. «Кеглине бәреп төшер». Мәйданчыкта баш сызыктан 2 м ераклыкта 5–6 кегли куела. Балалар, кечкенә капчыклар ыргытып, кеглиләрны бәреп төшерергә тырышалар.

3. Билгеләнгән урынга кадәр өч көпчәкле велосипедта туры юнәлештә һәм әйләнә буенча, борылышлар белән йөрү.

2. «Шалтыравык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең бер башында сызык сызыла. Аның артына 5–6 бала баса. Каршы якта эскәмиягә (яисә урындыкларга), бер-берләреннән 30–40 см ара калдырып, шалтыравык-лар куела. Тәрбияченең «Бер» ике, өч! Йөгерергә кирәк көч!» дигән сигналыннан соң балалар каршы якка таба йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, шалтыравыкны алалар, баш өстенә күтәреп аны шалтыраталар. Иң беренче булып йөгереп килгән бала җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.