I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп зал буенча йөрү. Тәрбияче сигналы буенча кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясау. Түгәрәк буенча йөрү. Туктап, икенче якка борылу һәм йөрүне дәвам итү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кегли белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, Кеглине уң кулда тоту. Кулларны өскә күтәрү, Кеглине сул кулга күчерү. Кулларны төшерү. Шуны ук сул кул белән эшләү (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, Кеглине уң кулда тоту. Алга иелү, Кеглине аяк очлары арасына идәнгә кую, тураю. Алга иелү, Кеглине сул кулга алу, тураю. Шуны ук сул кул белән эшләү (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнеп, Кеглине уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, сул аякның табанына кегли белән кагылу. Тураю. Башлангыч торышка кайту. Кеглине сул кулга күчерү. Шуны ук сул кул белән эшләү (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, Кеглине уң кулда тоту. Чүгәләү, Кеглине алга сузу һәм ике куллап тоту. Күтәрү. Башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында тоту. Кеглине аяклар каршында идәнгә кую. Кегли тирәли куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика стенкасы буенча, һәр рейкага басып, үрмәләп менү һәм төшү (2–3 тапкыр);

2.2. Кечкенә капчыкларны горизонталь ноктага ыргыту (3–4 тапкыр).

3. «Инеш аша сикереп чык» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкта озын параллель сызыклар – «инеш» сызыла. Аның бер башы тар һәм ул киңәя бара (10 см дан 40 см га кадәр). Бер төркем балалар инешнең башта – тар өлешеннән, аннары – киңрәк, соңыннан иң киң урыныннан сикереп чыгалар. Тәрбияче инешнең иң киң урыныннан сикереп чыга алган балаларны билгели.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп аяк очларында йөрү. Гадәти йөрүгә күчү.