6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы:сәламәтлек өчен гәүдәнең дөрес торышы мөһим булуына төшендерү. Түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү, сикерү һәм үрмәләп чыгу күнекмәләрен камилләштерү. Чикләнгән терәк мәйданыннан йөргәндә һәм йөгергәндә тигезлекне саклый белүдә күнектерү.
Җиһазлау: шнурлар, дуга.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, түгәрәктә йөрү. Тәрбияче сигналы буенча борылып, кире якка йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче гәүдәнең дөрес торышы, аның сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.
1. Уен күнегүләре:
1. «Юл буенча». Шнурлардан ясалган 20 см киңлектәге юл буйлап ике аякта сикереп бару.
2. «Бәрелмә!». 50 см биеклектәге дуга астыннан үрмәләп чыгу.
3. Билгеләнгән урынга кадәр өч көпчәкле велосипедта төрле тизлек белән йөрү.
2. «Курыкмыйм» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап басып торалар. Бер бала «әбәкләүче» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Балалар: «Курыкмыйм! Курыкмыйм!» – дия-дия, бер урында ике аякта сикерәләр. Бу вакытта алар кулларын әле як-якка җәяләр, әле артларына яшерәләр. Әбәкләүче, балалар кулларын як-якка җәйгәндә, аларны әбәкләп өлгерергә (кулы белән кагылырга) тырыша. Әбәкләнгән бала уеннан чыгарыла.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.