7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, хәрәкәт активлыгы тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тәрбияче сигналы буенча биремне үтәп йөрү күнекмәләрен камилләштерү. Мөкәләп йөрү, ераклыкка ату күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: туплар, кечкенә капчыклар, гимнастика эскәмиясе, шалтыравыклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең: «Бакалар!» дигән сигналына кулларны тезләргә куеп, чүгәләү. Торып басу һәм йөрүне дәвам итү. «Күбәләкләр» дигән сигналга «канатларны» (кулларны) җилпи-җилпи йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю. Башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тупны терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тоту. Чүгәләү, тупны төшереп җибәрү һәм аны ике кул белән тоту. Тупны күтәреп алу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны туры куеп, куллар белән артка терәлеп утыру, тупны аяк очлары өстенә кую. Аякларны өскә күтәрү, тәгәрәп киткән тупны тотып алу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, тупны баш артына куеп, аркада яту. Уң (сул) аякны күтәрү, туп белән аяк очына кагылу. Аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – тупны терсәктән бөгелгән кулларда тотып, үкчәләрдә утыру. Тупны гәүдә тирәли куллар белән тәгәрәтү (һәр якка 5–6 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кечкенә капчыкларны ераклыкка ыргыту (6–8 тапкыр);
2.2. Учлар һәм тезләргә таянып, гимнастика эскәмиясе буйлап шуышу (2–3 тапкыр).
3. «Шалтыравык» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең бер башында сызык сызыла. Аның артына 5–6 бала баса. Каршы якта эскәмиягә (яисә урындыкларга), бер-берләреннән 30–40 см ара калдырып, шалтыравык-лар куела. Тәрбияченең «Бер» ике, өч! Йөгерергә кирәк көч!» дигән сигналыннан соң балалар каршы якка таба йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, шалтыравыкны алалар, баш өстенә күтәреп аны шалтыраталар. Иң беренче булып йөгереп килгән бала җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.