I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең: «Ләкләк!» дигән сигналына туктау һәм, кулларны ян-якка сузып, бер аякта басып тору. «Бакалар!» дигән сигналга кулларны тезләргә куеп, чүгәләү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче яссы табанлылык, аны булдырмау сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

«Сәламәтлек сукмагы» буйлап йөрү.

Уен күнегүләре:

1. «Тотарга өлгер». Балалар ике шеренгага басып, бер кул белән бер-берсенә туп ыргыталар. Туп җиргә бәрелгәннән соң аны ике кул белән тотып алалар (8–10 тапкыр).

2. Билгеләнгән урынга кадәр өч көпчәкле велосипедта туры юнәлештә һәм әйләнә буенча, борылышлар һәм төрле тизлек белән йөрү.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.