10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, җыештыруда инициатива күрсәтә белүләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таралышып йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен камилләштерү. Тигезлекне саклау, сикерү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: толымчыклар (косичкалар), туры такта, кыршаулар, песи һәм кошлар битлекләре.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Тәрбияченең: «Атлар» дигән сигналына тезләрне югары күтәреп ритмлы йөрү. «Тычканнар» дигәч, вак адымнар белән аяк очында йөрүгә күчү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Толымчыклар (косичкалар) белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, толымчыкны (косичканы) аста тоту. Толымчыкны (косичканы) күкрәк турысына, өскә күтәрү. Күкрәк турысына төшерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, толымчыкны (косичканы) аста тоту. Толымчыкны (косичканы) өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, толымчыкны (косичканы) аста тоту.
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, толымчыкны (косичканы) күкрәк турысында тоту. Толымчыкны (косичканы) өскә күтәрү, алга иелү. Толымчык (косичка) белән уң (сул) аяк очына кагылу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып, идәндә яткан толымчык янына басу. Толымчык (косичка) тирәли куш аяклап сикерү (берничә тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Идәндә яткан такта буйлап, кулларны билгә куеп, ян белән йөрү (2–3 тапкыр);
2.2. Ике аякта кыршаудан кыршауга сикерү (2–3 тапкыр).
3. «Песи һәм кошчыклар» хәрәкәтле уены.
Җиргә диаметры 6–7 адым булган түгәрәк сызыла яки ике очы тотыштырып бәйләнгән бау (шнур) салына. Бер бала түгәрәк уртасына баса. Ул «песи» була. Калган балалар – «кошчыклар» – түгәрәк читендә торалар. Песи йоклый. Кошчыклар җим эзләп түгәрәк эченә очып керәләр. Песи уяна да кошчыкларны күреп куарга тотына. Кошчыклар түгәрәктән очып чыгарга ашыгалар. Әгәр дә песи кошчыкларның берсен түгәрәк эчендә әбәкләсә (кулы белән кагылса, тотса), бу кошчык тотылган булып санала һәм түгәрәк уртасында кала. Бер песи 2–3 кошчыкны тотканнан соң, башка песи билгеләнә. Тотылган кошчыклар үз иптәшләренә кушылалар. Уен 4–5 тапкыр кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
«Песием» татар халык уены.
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә отылган була. Отылмаса, тегесе – сыйпаучы, монысы сугучы була.