12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: пөхтәлек, чиста киенү күнекмәләрен ныгыту. Дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, хәрәкәт активлыгы тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларның предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү, тигезлекне саклау, туп ыргыту күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: шнурлар, боҗралар, боҗралар кидертү өчен әсбаплар, туплар, сетка.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Бер рәткә тезелгән 5–6 предмет арасыннан борылып йөрү. Тезләрне югары күтәреп, таралышып йөрү. Таралышып аяк очында йөгерү. Сигнал буенча колоннада үз урыныңны табып басу.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче пөхтә булып йөрү, чиста киенү сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.
Уен күнегүләре:
1. «Бәрелмә!». Шнурлардан 20 см киңлектәге юл ясала. Колоннада берәрләп аяк очларында юл буйлап йөрү һәм йөгерү (2–3 тапкыр).
2. «Боҗраны кидерт». Балалар боҗраларны төрле фигураларга (мәсәлән, алгы тәпиләрен күтәргән куян, хортумын өскә күтәреп торган фил һ.б.) кидертергә тырышып ыргыталар.
3. «Тупны сетка аша ыргыт». Агачлар арасына сетка яки шнур тарттырыла. Балалар сетканың ике ягына 2 м ераклык белән бүленеп басалар һәм сетка өстеннән бер-берсенә туп ыргыталар.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.