1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылыкны, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларның парлашып йөрү, терәкнең кечерәйтелгән мәйданы буенча йөргәндә тигезлекне саклау күнекмәләрен камилләштерү. Урыннан озынлыкка сикерүне ныгыту.
Җиһазлау: туры такта, шнурлар, төлке битлеге, ябалак битлеге.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Парлашып, кулга кул тотынышып, ритмлы йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар өч колоннага тезелеп басалар.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны гәүдә янында тоту. Кулларны алга сузу, үз алдыңда кул чабу. Кулларны артка җибәрү, арка артында кул чабу. Кулларны алга сузу, үз алдыңда кул чабу, кулларны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар гәүдә янында. Уңга борылу, кул чабу. Тураю. Сулга борылу, кул чабу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, тездән бөгелгән уң (сул) аякны күтәрү, тез астында кул чабу. Аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, кул бармаклары белән аяк очларына кагылу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, терсәктән бөгелгән кулларны күкрәк турысында тоту. Кулларны алга сузу, бөгелү. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Идәндә яткан 15 см киңлектәге такта буйлап, кулларны билгә куеп, ян белән йөрү (2 тапкыр);
2.2. 5–6 шнурны араларында 30–40 см калдырып кую. Урыннан ике аякта шнурлар аша озынлыкка сикерү.
3. «Тавык кетәклегендә төлке» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның (залның) бер башы «тавык кетәклеге» итеп билгеләнә. Кетәклеккә «кунача» (эскәмия) куела. Балалар – «тавыклар» – куначага менеп басалар. Каршы якта – «төлке өне».
Бер бала «төлке» итеп билгеләнә. Ул каршы якка барып утыра. Тәрбияченең сигналы буенча, тавыклар куначадан сикереп төшәләр һәм бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, җим чүплиләр, канатларын кагыналар. «Төлке килә!» дигән сигналны ишетүгә, тавыклар кетәклеккә таба йөгерәләр һәм куначага менәләр, ә төлке аларны тотарга тырыша. Тотылган тавыкны үз өненә алып китә. Уен кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
«Көн-төн» аз хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул – «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар. Ябалак «төн» дип кычкырса, кошлар куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла. Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә кош калганчы уйнала. Ул җиңүче була.