6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: сәламәтлекне саклап калырга омтылыш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сәламәтлек, аны ничек саклау турындагы белемнәрне ныгыту, йөрүне, предметлар арасыннан һәм зал буенча таралып, тәрбияче сигналы буенча тукталып йөгерүне, сикерү буенча күнегүләрне кабатлау, туп белән уен күнегүләрен өйрәнү.
Җиһазлау: шакмаклар, кегльләр, кабартылган туп (10-12 данә), туплар (диаметры 20-25 см, 3-4 данә).
Шөгыль барышы
Бурычлар:
Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, хәтерен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсенә ярдәмләшү хисен формалаштыру. Сәламәтлекне саклап калырга омтылышуяту. Түгәрәк уен җырлы биюләренә кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сәламәтлек, аны ничек саклау турындагы белемнәрне ныгыту. Йөрү, предметлар арасыннан һәм зал буенча таралып, тәрбияче сигналы буенча тукталып йөгерү, сикерү күнекмәләрен ныгыту, туп белән уен күнегүләрен өйрәнү.
Җиһазлау: шакмаклар, кеглиләр, кабартылган туп (10–12 данә), туплар (диаметры 20–25 см, 3–4 данә).
Шөгыль барышы:
I. Кереш өлеш.
Бер шеренгага тезелү, тигезлекне һәм гәүдә торышын тикшерү, биремне аңлату. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча предметлар арасыннан йөрүгә күчү, аннан соң йөгерү. Йөгерү һәм атлап йөрүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче «Сәламәтлеккә – «Әйе!» – дип әйт!» әңгәмәсе аша балалар бакчасындагы «Сәламәтлек дустыбыз – ул иртәнге гимнастика» икәнен аңлата. Иртәнге гимнастикадан соң кәефләр күтәрелеп, аппетит барлыкка килгәнен төшендерә. Чөнки гимнастика, барлык әгъзаларның эшен көйләп, организмга уянырга һәм көндезге эшне башкарырга ярдәм итүе турында мәгълүмат бирә.
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Тавышыннан бел!» уен күнегүе.
Мәйданчыкта зур түгәрәк сызыла. Түгәрәктән читтәрәк тәрбияче басып тора. Балалар мәйданчык буйлап йөгереп йөриләр. Тәрбияченең «Бер, ике, өч, тизрәк түгәрәккә күч!» дигән сүзләренә барлык балалар түгәрәк кырыена килеп тезеләләр. Алдан ук сайлап куелган бер бала тәрбияче янына йөгереп килә дә түгәрәккә арты белән баса.
Түгәрәккә җыелып беткәч, барлык балалар болай диләр:
Без бераз шаярыштык,
Урыннарга урнаштык.
Син тизрәк уйлап тап:
Кем кычкырды сине атап?
Сүзләр әйтелеп беткәч, тәрбияче кулы белән балаларның берсенә күрсәтә. Ул бала түгәрәккә арты белән басып торган баланың исемен атый. Бу соңгысы, тавышына карап, аңа кем эндәшкәнен белергә тиеш. Әгәр ул тавыштан таныса, үзенә эндәшкән бала белән урынын алмаша. Шуннан соң уен яңадан башлана һәм 5–6 тапкыр кабатлана.
2. «Тапшыр да, торып бас» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән кул сузымы ара калдырып, ике колоннага тезеләләр. Колонналар арасы ике адым була. Колонналар алдыннан сызык сызыла. Тәрбияче колонналарда беренче булып торучы балалар алдына (сызык өстенә) ике туп куя. Тәрбияченең «Утыр!» дигән сигналы буенча балалар барысы да, аякларын бөкләп, идәнгә утыралар. «Тапшыр!» дигән сигнал буенча колоннада беренче булып утыручы, идәннән тупны ала да җилкә аша артта утыручыга тапшыра, шуннан соң, торып басып, йөзе белән колоннага таба борыла. Тупны алучы, үз чиратында, тупны шулай ук җилкә аша арттагы иптәшенә тапшыра һәм, аякларына басып, йөзе белән колоннага таба борыла. Туп колоннада соңгы булып торучы балага барып җиткәнче уен дәвам иттерелә. Тупны ахырга кадәр идәнгә төшермичә тапшыра алган һәм туп соңгы уйнаучыга беренче булып килеп җиткән команда җиңгән булып исәпләнә. Уен 3–4 тапкыр кабатлана. Тәрбияче кайсы колоннаның ничә мәртәбә җиңүче булуын билгели.
Бу уен ярдәмендә балаларда бер-берсенә ярдәмләшү хисе, җитезлек һәм игътибарлылык тәрбияләнә. Балаларның җилкә һәм арка мускуллары ныгый.
1. Уенны кабатлаганда, тәрбияче һәрвакыт колонналар алдында басып торырга тиеш.
2. Тупны җилкә аша гына түгел, бәлки, гәүдәне борып, уң яки сул яктан да тапшырырга мөмкин.
3. «Төлке һәм тавыклар» хәрәкәтле уены.
Уен мәйданчыгының бер очында «кетәклек» билгеләнә. Анда «тавыклар» һәм «әтәч» урнаша. Капма-каршы якта «төлке» тора. Тавыклар һәм әтәч (3–5 уенчы) мәйданчыкта җим эзләгән булып йөриләр. Алар янына төлке якынлаша башлагач, әтәч: «Кикри-күк!» – дип кычкырырга тиеш. Бу сигнал буенча барысы да кетәклеккә таба йөгерешә башлыйлар, алар артыннан төлке ташлана, ул берәр тавыкны, я әтәчне эләктерергә тырыша. Әгәр төлке бер тавыкны да эләктерә алмаса, яңадан төлке булып кала. Эләктерсә, тотылган тавык төлкегә әйләнә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Бир, дускаем, кулыңны» җырлы-биюле уены.
Балалар, парлашып, бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка,
Безнең яклар күңелле.
Зәңгәр чәчәк җыя-җыя,Зәңгәрләттем кулымны.
Бергә-бергә уйныйк әле,
Бир, дускаем, кулыңны.