7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: биремнәрне үтәүгә кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балалар тезләрне югары күтәреп йөрү, йөгерү, гимнастик эскәмия буйлап учлар һәм тез ярдәмендә шуышу.
Җиһазлау: гимнастик эскәмияләр (2 данә), арканнар (2 данә), тартма, зур диаметрлы туплар ( балалар саны буенча), аркан, ком тутырылган капчык.
Шөгыль барышы
Бурычлар:
Үстерү бурычы: тигезлекне саклау сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: биремнәрне үтәүгә кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балалар тезләрне югары күтәреп йөрү, йөгерү, гимнастик эскәмия буйлап учлар һәм тезләр ярдәмендә шуышу. Балаларда музыка характерына тәңгәл рәвештә ритмик хәрәкәтләнү күнекмәсе формалаштыруны дәвам итү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмияләре (2 данә), арканнар (2 данә), тартма, зур туплар (балалар саны буенча), аркан, ком тутырылган капчык.
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру. Таралышып йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча, колоннада үз урыныңны табып йөгерү. Өчәрләп колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Аякның очыларына күтәрелү, кулларны баш артына кую, яңадан башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 әр тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар аерым, куллар билдә. Уң (сул) якка борылу, уң (сул) кулны кырыйга сузу, яңадан башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Уң (сул) аяк белән алга иелү һәм берничә тапкыр «пружина» сыман тартылып алу. Яңадан башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 2 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, куллар билдә. Акрын гына уң (сул) ботка утыру, кулларны алга сузу. Яңадан башлангыч торышка кайту (һәр якка 2 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка аерып алга иелү һәм бармаклар белән сул (уң) аяк очларына кагылу. Тураеп басу, куллар ян-якка, яңадан башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Сул аякны алга, уң аякны артка куеп, сикерү. Күнегүне 1–8 кадәр санау хисабына башкару (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап, учларга таянып һәм тезләнеп, шуышу (2–3 тапкыр);
2.2. Баш һәм арканы төз тотып, кулларны билгә куеп, бау буйлап ян белән йөрү (2–3 тапкыр);
2.3. Тупны ике кул белән өскә ыргыту һәм тоту. Тупны өскә ыргыту, кул чабып алганнан соң, аны тоту (10–15 тапкыр).
Ике гимнастика эскәмиясен бер-берсенә параллель рәвештә кую, алардан бер метр ераклыкта зал буенча ике арканны сузу. Ике колоннага берәрләп тезелеп, шуышу һәм тигезлек күнегүләрен башкару. Тәрбияче сигналы буенча колоннага берәрләп тезелү һәм тартмадан яныннан узганда, берәрләп туп алалар, зал буенча иркенләп урнашып, туплы биремнәргә керешәләр.
Ярдәмлек санына һәм балаларның физик әзерлегенә карап күнегүләрне оештыруны үзгәртергә мөмкин: бер төркем туп белән мөстәкыйль эшли, икенче төркем белән тәрбияче шуышу һәм тигезлек биремнәрен башкара. Тәрбияче командасы белән балалар урыннарын алыштыралар.
3. «Авыз ачып калма!» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәрберсенең алдына берәр уенчык куела. Тәрбияченең «Таралыгыз!» дигән сигналы буенча, балалар үз урыннарыннан йөгереп китәләр һәм музыка астында ирекле рәвештә биеп, уйнап йөриләр. Шул арада тәрбияче уенчыкларның берсен алып куя, шулай итеп, уйнаучыларның берсен урынсыз калдыра. Ул бубенга нык итеп сугуга (яки «Урыннарыгызга!» дип кычкыруга), балалар нинди дә булса уенчык артына килеп басалар, уенчыкны, алып, югары күтәрәләр. Уенчыксыз калган бала «авыз ачып калучы» була. Уен 5–6 тапкыр кабатлана.
• Йөгерү һәм сикерү вакытларында тәрбияче бубен кагып торырга да мөмкин.
• Уен музыка белән оештырылса, музыка ќитәкчесе уен барышын күзәтергә, билгеле бер этапларда музыканы җибәрергә яки туктатып торырга («Урыннарыгызга!» дип кычкырганда) тиеш була.
III. Йомгаклау өлеше.
Төп хәрәкәтләр (йөрү: «тантаналы», тыныч, «серле»; йөгерү: җиңелчә, ашкынулы)..