Бурычлар:

Үстерү бурычы: тотрыклылыкны һәм тигезлекне саклау сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычы: биремнәрне үтәүгә омтылыш тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: учларга һәм табаннарга таянып шуышу күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: гимнастика эскәмияләре (2 данә), бау (2 данә), тартмалар, зур диаметрлы туплар (балалар санына карап), ком тутырылган капчыклар (балалар санына карап), бау.

Төп хәрәкәтләр:

1. Рәтләр арасында 2,5 м ара калдырып, тезелеп басу һәм тупларны бер-береңә ату. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә. Тупны баш артыннан ике кул белән ыргыту;

2. Учларга һәм табаннарга таянып шуышу;

3. Тигезлек саклауга күнегүләр. Кулларны билгә куеп, баш өстендә комлы капчык куеп, бау буйлап йөрү.