I. Кереш өлеш.

Кулларны билгә куеп, бер-бер артлы колоннада йөрү, йөгерүгә күчү (1 минутка кадәр), аяк очында һәм укчәдә йөрү, аннары гади йөрешкә күчү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсенме?

Тәрбияче сәламәтлекне ничек ныгытырга кирәк икәнлеге турында мәгълүмат бирә. Моның өчен хәрәкәттә булырга кирәклеген төшендерә.

«Буяу сатыш» башкорт халык уены.

Санамыш ярдәмендә «сатучы» һәм «көтүче» билгеләнә. Сатучы бер рәткә тезелешеп утырган балалар тирәсендә йөри һәм һәрберсенең колагына берәр төс әйтеп чыга. Бу вакытта көтүче читтәрәк тора.Көтүче уйнаучылар янына килә һәм түбәндәге сүзләрне әйтә:

Буяулары бар микән?

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», – дип,

Әйтүчеләр бар микән?

Шуннан соң ул: «Тук-тук-тук!» – дип, сатучы янына килә, ишек шакый. Сатучы белән көтүче арасында түбәндәге сөйләшү була:

– Кем бар анда?

– Хуҗалар өйдәме?

– Әйдә, әйдә, узыгыз!

– Сатучы, син буяу сатасыңмы?

– Сатуын сатар идем дә, сиңа кирәкле буяу бар микән соң үземдә?

Көтүче берәр төсне атый, мәсәлән, «Миңа кызыл төс кирәк», – ди. «Кызыл төс» итеп билгеләнгән бала сикереп тора да йөгереп китә. Көтүче аны куа башлый. Әгәр тота алса, үз янында калдыра, әгәр дә тота алмаса, «кызыл буяу» кире үз урынына барып утыра, аңа башка төрле буяу исемен кушалар (мәсәлән, шәмәхә һ.б.). Уен барлык буяулар сатылып беткәннән соң гына тәмам була.

«Тупны ыргыт!» уен күнегүе.

Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.

• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.

• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.

«Инешләр» чуваш халык уены.

Уйнаучылар ике командага бүленәләр һәм бүлмәнең кара-каршы якларына басалар. Һәр бала үзенең алдында басып торган уенчының биленнән тота. «Инешләр!» дигән сигнал булуга ике команда да, бер-берләреннән аерылмыйча, төрле юнәлештә йөгереп китәләр. «Зур Идел!» сигналына уенчылар бер колонна булып тезелергә тиешләр.

1. Һәр уенчы алдында торган баланың биленә нык итеп тотынырга тиеш.

2. Йөгергән вакытта, кулларны билдән ычкындырырга, колоннадан чыгарга ярамый.

III. Йомгаклау өлеше.

Бию хәрәкәтләре: ялгыз һәм парлашып бөтерелү.