10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсенә карата ихтирамлы булу сыйфатларын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тигезлек халәтендәге күнегүләрне һәм сикерүне кабатлау, дуганың ян-якларына кагылмыйча, аның астыннан ян белән шуышып чыгарга өйрәнү.
Җиһазлау: бубен, гимнастика таяклары (балалар санына карап), дугалар, шакмаклар (кечкенә борыслар), ком тутырылган капчыклар (балалар санына карап)
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелеп басу, гәүдә төзлеген һәм тигезлекне тикшерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча (бубен тавышы) хәрәкәтне тизләту (әкренәйтү). Бу күнегүне башкарганда адымнар шактый киң булырга тиеш. Табаннан аяк очына таба күчереп йөрү. Гадәти йөрү белән чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Уң (сул) аяк очын артка сузу, таякны алга чыгару, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 әр тапкыр эшләү).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Кулларны туры тотып, таякны өскә күтәрү, чүгәләү, таякны алга чыгару. Туры басып, таякны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Кулларны туры тотып, уңга (сулга) борылу, тезләрне бөкмичә, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Таякны өскә күтәрү, аяк очына кагылырга тырышып, уң (сул) аякка таба алга иелү. Тураеп басу, таякны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан хәлдә, таякны тоткан кулларны баш өстендә сузу. Туры уң (сул) аякны алга чыгарып, өскә күтәрү. Таяк белән аякны тияргә тырышу, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 тапкыр).
6 нче күнегү. Башлангыч торыш – аяклар бер аяк киңлегендә аерылган, таякны тоткан куллар аста. Таякларны өстә тотып, аякларны аеру, таякларны төшереп, аякларны кушу. 1–8 кадәр санау хисабына тыналыш белән эшләү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Өске өлешенә кагылмыйча, дуга астыннан, шуышып чыгу (5–6 тапкыр);
2.2. Гәүдәне тигез тотып, киртәләр аша үтеп йөрү (2–3 тапкыр);
2.3. Бер аякта сикерү (10–15 тапкыр).
Залның үзәгенә дугалар куеп, 1,5 метр ераклыкта ике параллель рәткә борыс яки шакмакларны урнаштыру. Дуга астына шуышып кергәндә, төп игътибарны балаларның төркемләнүенә, башларын тезләренә мөмкин кадәр якынрак китерүенә юнәлтү. Алга таба предметлар аша атлап узу күнегүләре тәкъдим итү. Түгәрәккә басу, капчыкны тезләре арасына кыстыру. Тәрбияче сигналы буенча алга таба хәрәкәт итеп, куш аяклап сикерү.
3. «Идәндә калма!» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең төрле җирләренә, бер-берләреннән ара калдырып, 25–30 см биеклегендә төрле әйберләр: баскычлар, биеклеккә куелган такталар, зур шакмаклар, киңлеге
25 см дан ким булмаган эскәмияләр куела. (Балалар шул әйберләр өстенә менәргә тиеш булалар.) Әбәкче сайлана һәм аның кулына тасма бәйләнә. Балалар бүлмәнең төрле җирләренә урнашалар. Балалар бубен тавышына мәйданчык буйлап йөриләр, йөгерәләр яки сикерәләр. Әбәкче дә балалар белән бергә йөри. Тәрбияченең «Тот!» дигән сигналыннан соң барлык балалар мәйданчыкка куелган теләсә кайсы әйбер (биеклекләр) өстенә менеп урнашалар. Әбәкче әйберләр өстенә менеп өлгермәүчеләрне тота. Тотылган балалар читкә барып утыралар. Уенны 2–3 тапкыр кабатлагач, тотылган балалар саны билгеләнә һәм икенче әбәкче сайлана. Икенче әбәкче сайлангач, уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Куллар өчен күнегүләр башкарып, берәрләп колоннада йөрү. Сикереп алуларны башкару.