Бурычлар:

Үстерү бурычы: игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер-береңә карата ихтирамлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: тигезлек халәтендәге күнегүләрне һәм сикерүне кабатлау. Дуганың ян-якларына кагылмыйча, аның астыннан ян белән шуышып чыгарга өйрәнү.

Җиһазлау: бубен, дугалар, гимнастика таяклары (балалар санына карап), шакмаклар (кечкенә борыслар), ком тутырылган капчыклар (балалар санына карап)

Төп хәрәкәтләр:

1. Дуга астыннан төркемләп ян белән чыгу (5–6 тапкыр);

2. Ком тутырылган кечкенә капчыкларны баш өстенә куеп, кечкенә борыслар (шакмаклар) аша атлап йөрү (2–3 тапкыр);

3. Бер урында ике аякта 30–40 тапкыр сикерү (2 тапкыр кабатларга).