I. Кереш өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, уртача тизлектәге өзеклексез йөгерүгә күчү (1 минутка кадәр). Аннары төрле якка таралышып йөрү. Бер шеренгадан ике шеренгага тезелү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсенме?

Тәрбияче витаминнар турында, аларның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә

Шигырь тыңлау: Т. Шәмсуаров «Чын дуслар – витаминнар».

Табигатьтә бик күп алар

Аңлыйлар моны меңнәр!

Безгә ярдәмгә ашыга

Чын дуслар – витаминнар.

Яшелчәне ешрак куллан,

Үләннәр сихәтен бел.

Мәтрүшкәле чәйләр эчсәң,

Кәеф күтәрелә гел!

Әгәр өеңдә булмаса

Әфлисуннар, бананнар,

Өзеп алганны көтәләр

Миләш, шомырт, баланнар!

Дару үләннәре җыя

Миләүшә, Илдус, Динар.

Чыныктыра, зур үстерә

Чын дуслар – витаминнар.

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Идәндә калма!» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең төрле җирләренә, бер-берләреннән ара калдырып, 25–30 см биеклегендә төрле әйберләр: баскычлар, биеклеккә куелган такталар, зур шакмаклар, киңлеге
25 см дан ким булмаган эскәмияләр куела. (Балалар шул әйберләр өстенә менәргә тиеш булалар.) Әбәкче сайлана һәм аның кулына тасма бәйләнә. Балалар бүлмәнең төрле җирләренә урнашалар. Балалар бубен тавышына мәйданчык буйлап йөриләр, йөгерәләр яки сикерәләр. Әбәкче дә балалар белән бергә йөри. Тәрбияченең «Тот!» дигән сигналыннан соң барлык балалар мәйданчыкка куелган теләсә кайсы әйбер (биеклекләр) өстенә менеп урнашалар. Әбәкче әйберләр өстенә менеп өлгермәүчеләрне тота. Тотылган балалар читкә барып утыралар. Уенны 2–3 тапкыр кабатлагач, тотылган балалар саны билгеләнә һәм икенче әбәкче сайлана. Икенче әбәкче сайлангач, уен яңадан башлана.

2. «Тупны ыргыт!» уен күнегүе.

Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.

• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.

• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.

3. Тигезлекне саклауга уен: «Кәбестә»

Балалар үз араларыннан «әби» сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәм-гә утыралар. Алар «кәбестәләр» була. Әби: «Кәбестә алырга килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле», – дип, кәбестәләрнең иңбашларына басып-басып йөри. Кем егылып китә, ул «черек кәбестә» була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы (таза, нык) кәбестә була. Шуны үзенә алып китә.

III. Йомгаклау өлеше.

Кеглиләрга кагылмыйча, алар арасыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү (кеглиләр арасы – 50 см).