I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелеп басу, гәүдә төзлеген һәм тигезлекне тикшерү. Колоннада берәмләп йөрү, колонна белән берәмләп йөгерү (1 минутка кадәр), аннары йөрешкә күчү.

II. Төп өлеш.

1.Гомуми үсеш күнегүләре:

1.1 нче күнегү. Б.т. –  аяклар бер аяк киңлегендә аерылган, куллар билдә. Уңга (сулга) бер адым ясау, кулларны чиратлап өскә күтәрү, б.т. ка кайту (һәр аяк белән 4әр мәртәбә эшләү).

1.2 нче  күнегү. Б. т. –  аяклары аерым, куллар җилкәдә. Уңга (сулга) борылу, кулларны ян-якка сузу, б.т. ка кайту (һәр якка 4әр тапкыр).

1.3 нче күнегү.  Б.т. –  аяклар бер аяк киңлегендә аерылган, куллар аста. Кулларны ян-якка селтәү, уң (сул) аякны алга селтәү. Тез астында кул чабу. Аякны төшерү, кулларыңны ян-якка җәяү, б.т. ка кайту (һәр аяк белән 3әр тапкыр)

1.4 нче күнегү. Б.т. –  аяклар җилкә киңлегендә, куллар күкрәк тирәсендә. Кулларны ян-якка аеру, алга таба иелү, кул бармаклары белән уң (сул) аякка кагылу. Тураеп басу, кулларны ян-якка сузу, б.т. ка кайту (һәр аяк белән 3әр тапкыр)

1.5 нче  күнегү. Б.т. –  аяклар бер аяк киңлегендә аерылган, 1-8 кадәр санау барышында, кечкенә паузалар белән ике аякта сикереп, алда да, артта да кул чабу ( 2-3 тапкыр).

1.6 нче күнегү. Б.т. –  аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Кулларын ян-якка җибәрү, баш артына җибәрү, ян-якка җибәрү, б.т. ка кайту ( 8 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр төрләре:

2.1.Тигезлек халәтендә башкарылучы күнегүләр - кулларны билгә куеп, ян белән гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү (2-3 тапкыр).

2.2.Кыска баулар (шнурлар) аша ике аякта сикерү, баулар бер-берсеннән 50 см ераклыкта булырга тиеш ( 2-3 тапкыр).

2.3.2,5 м ара калдырып, бер рәткә тезелеп, тупны ике кул белән күкрәк турысыннан ыргыту.

Тәрбияче бер-берсенә параллель рәвештә 2 гимнастик эскәмиясен урнаштыра, алардан 1,5-2 метр ераклыкта баулар (шнурлар) урнаштыра. Балалар ике рәткә тезелә һәм төркемләп башта гимнастик эскәмиясе буйлап йөри, аннары сикерә. Җиһазлар алып куела, балалар ике рәткә тезелә.  Бер төркем балалар алдан туп ала. Тәрбияче тупны күчергәндә аякларны бераз бөкләргә, терсәкләрне аска төшерергә, аннары туп белән кечкенә дуга ясарга (үзеннән күкрәккә таба) һәм кулларны алга сузып, кул чугының актив хәрәкәте ярдәмендә, тупны тапшырырга, шунда ук кулларны алга сузарга, кул чугының актив хәрәкәте ярдәмендә, тупны тапшырырга, аякларны сузарга. Тупны иптәшеңнең күкрәге турысында булырлык итеп тапшырырга кирәк.  Туп тапшырылган бала аны кул чуклары белән тотарга һәм шул ук вакытта аны үзенә таба кысмаска тиеш. Күнегү күрсәтелгән һәм аңлатылганнан соң, балалар парлашып баса һәм тупны бер-берсенә тапшырырга өйрәнә. Күнегүләр уртача тизлек белән башкарыла.

3.Татар халык уены «Очты-очты»

К.В.Закирова «Уйныйк, куаныйк әле...» (Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.

III. Йомгаклау өлеше.

Хәрәкәтле уен «Аю һәм бал кортлары»

К.В.Закирова «Уйныйк, куаныйк әле...» (Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.