3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спортка, дөрес туклануга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү
Белем бирү бурычы: сәламәт яшәү рәвешенең мөһим компонентлары турындагы кузаллауларны киңәйтү, уен күнегүләрен кабатлау
Җиһазлау: чана, чаңгы, төсле кегльләр.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Берәрләп колоннага тезелү, бозлы корылмалар арасыннан уртача темпта йөгерү һәм атлап бару.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче сәламәт яшәү рәвешенгең мөһим өлешләре: саф һавада булу, көндәлек режимны саклау турында әңгәмә оештыра.
Хәрәкәтле уеннар hәм уен күнегүләре:
1. «Уңга, сулга» уен күнегүе.
Балаларның беренче төркеме парлашып бер-берсен чанада йөртәләр. Икенче төркем балалар бер шеренгага тезелә һәм тәрбияче җитәкчелегендә 80 метр ераклыкта чаңгыда уңга һәм сулга таба адымнар ясый. Тәрбияче командасы буенча балалар биремнәр белән алышыналар – бер төркем чаңгыга баса, икенчесе бер-берсен чанада тартып йөри.
2. «Кеглине бәреп аудар!» уен күнегүе.
Балаларның бер төркеме кар йомарламнары ясый һәм шеренгага башлангыч сызыкка баса. Алардан 4–5 м ераклыкта төсле кеглиләр куела. Тәрбияченең «Ыргытабыз!» – дигән командасын ишетеп, балалар кар шарлары белән кеглиләрне бәреп аударырга тырышалар. Бәреп аудара алган балаларны тәрбияче билгеләп үтә. Кар шарларын атуны икенче төркем дәвам итә.
«Һөҗүмнән саклан!» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр һәм, бер-берсеннән 30–40 адым ара калдырып, кара-каршы ике рәт булып тезеләләр. Һәр баланың аяк очында кар йомарламы ята. Рәтләр алдына ике адым ераклыкта җиргә бау сузып салына. Һәр төркем үзенә җитәкче сайлый. Кайсы төркемнең алдан һөҗүм итүе, кайсы төркемнең кар атуы санамыш ярдәмендә билгеләнә.Кар белән атарга тиеш булган төркем арты белән борылып баса да, икенче төркем аларга һөҗүм итәргә әзерләнә. Бу төркем сызык янына килеп җиткәч, төркемнең җитәкчесе арты белән торган төркем янына килә дә, йомшак кына итеп, шундагы бер баланың җилкәсенә орына. Бу бала «Ыргыт!» дип кычкыра, һөҗүм итүчеләр кире үз өйләренә йөгерә башлыйлар. Артлары белән торучы балалар, тиз генә әйләнеп, карларын алалар да качучыларга ыргыталар. Һөҗүм итүчеләр үз сызыклары артына кайтып беткәч, кар тигән балалар саны исәпләнә. Аннан соң һөҗүмне икенче төркем башлый. Кайсы төркем кар шарчыкларын күбрәк тидерә, шул төркем откан булып санала. Уенны 4–6 тапкыр кабатларга мөмкин.
III. Йомгаклау өлеше
Колоннада берәрләп атлап бару.