4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: кыюлык һәм физик сыйфатлар тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: урыннан озынлыкка сикерүне өйрәнү.
Җиһазлау: аркан (ике озын бау), гимнастик келәм, кечкенә диаметрлы туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), дуга.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелү. Беренче һәм колонна ахырында баручы балаларны тоташтырып, түгәрәкне ясау. Йөрү һәм йөгерү, аннары тыналыш ясап, кулны һәм юнәлешне алмаштырып, йөрү һәм йөгерүне дәвам итү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, йөзләре белән түгәрәккә карап басу, бауны тоткан кулларны аска төшерү. Бауны тоткан кулларны төшерү, яңадан күтәреп, уң (сул) аякны артка таба сузу, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 әр тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, бау тоткан куллар аста. Бауны өскә күтәрү, аска иелеп, идәнгә кагылу. Туры басып, бауны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, бау ике кулда күкрәк тирәсендә. Бауны тоткан кулларны алга сузып, чүгәләү, башлангыч торышка кире кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп басу, бауны тоткан куллар аста. Уңга (сулга) борылыш ясау, сул (уң) аякның үкчәсенә кул белән кагылу, башлангыч торышка кайту (һәр як белән 4 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка яту, бау тоткан куллар күкрәк тирәсендә. Кулларны сузып, өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – идәндә сузылган бау яныны басу. Бау аша уңга һәм сулга сикерү, бераз тыналыш ясап, алга таба атлау.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясендә ян белән йөрү, эскәмия уртасына җиткәч чүгәләү, кулларны алга сузу, тураю һәм йөрүне дәвам итү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;
2.2. 40 см араны урыннан алга таба сикерү (6–8 тапкыр);
2.3. Тупны уң һәм сул кул белән өскә ыргыту һәм ике кул белән тотып алу.
3. «Кем тизрәк җыелыр?» хәрәкәтле уены.
Балалар берничә төркемгә бүленәләр һәм, сигнал буенча, төрле якка йөгерешеп китәләр. Тәрбияченең «Җыелырга!» дигән командасы буенча, төркемнәр үз урыннарына җыелалар. Тизрәк җыелган төркем җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Төрле юнәлештә йөрү һәм йөгерү.